Чуашстанда яшәүче 70 яшьлек татар бабае умарта карап хаҗга йөри

Your browser doesn’t support HTML5

Чуашстанның Шомыршы районы Әсән авылында яшәүче 70 яшьлек Рафыйк Вәлиев ничә еллар инде җәен җәмәгате Розалия ханым белән умарталарын урманга илтә. Бу гамәл аның өчен бер традиция дә, күңел рәхәтлеге дә. Умарта тоту табыш та китерә. Кортларны илтер алдыннан аларга сабырлык сорап намаз да укый ул.