Төркия министры Анкара Инҗирлек авиабазасын Русиягә куллануга бирә ала дип белдермәвен әйтә

Инҗирлектә хәрби һава көчләре ныгытмасы

Төркия Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу Анкара Инҗирлек авиабазасын Русиягә куллануга бирә ала дигән хәбәрләрне кире какты.

Төркия Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу үзенең Анкара Инҗирлек хәрби һава көчләре ныгытмасын (авиабаза) Русиягә куллануга бирә ала дип белдермәвен әйтте. Чавушоглу сүзләренчә, ул "Ислам дәүләтенә" каршы көрәштә теләсә кем белән дә хезмәттәшлеккә әзер дип кенә белдергән булган.

"Ислам дәүләтенә" каршы көрәштә Русия белән хезмәттәшлек итә алыр идек дип белдердек без. Инҗирлек һава аланында Русия очкычларына карата мин бернинди белдерү дә ясамадым", ди Чавушоглу.

Алдан мәгълүмат чаралары Чавушоглу Инҗирлек хәрби һава көчләре ныгытмасын (авиабаза) Сүриядәге "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменә каршы операция өчен Русиягә вакытлыча куллануга бирә алуын белдерде", дип язып чыккан иде.

Мәгълүмат чаралары Чавушоглу Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Русия президенты Владимир Путинның очрашуы июль ахырында, август башында узарга мөмкинлеген дә әйтә, дип тә язды.

Белешмә: Википедия мәгълүматларына караганда, Аданәдән сигез чакрым ераклыкта АКШның Инҗирлек хәрби һава көчләре ныгытмасының төп кулланучылары булып АКШ һәм Төркия һава көчләре тора. Аны шулай ук Британия һәм Согуд Гарәбстаны да куллана. Бу ныгытмада НАТО көчләренең атом коралы да бар, дип белдерелә.

Ныгытманы АКШ 1951 елда төзи башлый. 1954 елда аны Төркия һава көчләре белән бергәләп куллану килешүе төзелә. 1974 елда Төркия Кыпрыска бәреп кергәч, АКШ Конгрессы Төркия коралына эмбарго игълан итә. Моңа җавап итеп Төркия үз илендә булган бөтен АКШ ныгытмаларын яба һәм алар Төркия хәрби һава көчләре карамагына күчә, дип белдерә. НАТО йөкләмәләрен исәпкә алып бары тик ике ныгытма гына: Измирдәгесе һәм Инҗирлек килешү нигезендә куллану мөмкинлеге калдырыла.

Эмбарго бетерелгәч, 1978 елда АКШның Төркиягә хәрби ярдәме яңартылгач, 1980 елның 29 мартында ике ил арасында "Хәрби һәм икътисади хезмәттәшлек килешүе" имзалана.

Бүген ныгытмада Төркиянең 10нчы санлы хәрби һава бүлеге (Ana Jet Üs) һәм Хәрби һава көчләренең икенче җитәкчелеге (Hava Kuvvet Komutanlığı) урнашкан. Инҗирлектә АКШның 39нчы авиа бүлеге (тәэминат) һәм биш меңгә якын хәрбие бар.