Казанның яңартылган Галиев мәчетендә беренче гает намазы узды

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстан башкаласында быел Ураза гаетенә багышланган төп чаралар Казанның иң борынгы мәчетләреннән саналган Галиев мәчетендә үтте. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин бәйрәмгә җыелган халыкны сәламләп, Русия һәм Татарстан президентының котлау хатын укыды. Татарстан президены Рөстәм Миңнеханов үзе дә намаз укучылар рәтендә иде. Татарстанда дин өлкәсендә башкарылган уңай эшләр турында әйтеп китте.