МЧС Казанның пычрак комлыгында балаларны йөзәргә өйрәтте

Your browser doesn’t support HTML5

7 июльдә Казанның “Нижнее Заречье” комлыгында гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе балалар өчен “Йөзәргә өйрән” чарасы үткәрде. “Монда комлык каралмаган, ауган агачлар, куаклар, чүп, бәдрәф юк”, диде безгә чарада катнашкан казанлы Алсу ханым.