Татарстан митрополиты Тихвин чиркәвендә керәшенчә келәү укыды

Your browser doesn’t support HTML5

9 июльдә Казанның Тихвин чиркәвендә керәшеннәр Тихвин изге ана иконасы көнен билгеләделәр. Аларны котларга килгән Татарстан митрополиты Феофан бәйрәмдә беренче тапкыр керәшенчә гыйбадәт (келәү) кылды. Туган телебездә сөйләве митрополитның дәрәҗәсен күтәрә, ди фольклорчы-галим Геннадий Макаров.