Яшьләр әшнәлек һәм акчаны кануннан мөһимрәк саный

Русиядә уздырылган сораштыру тормышта акча һәм әшнәлек кануннан мөһимрәк дип исәпләүчеләрнең яшьләр арасында күбрәк булуын күрсәтте. Азатлык Казанда үз сораштыруын уздырды.

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен белешү үзәге (ВЦИОМ) уздырган фикер белешүдә катнашканнарның бары бер проценты гына илдә канун бозган өчен җаваплылыктан котылу очраклары юк дип исәпли. Ә менә андый җавапка тартылмаучылар бар дип исәпләүчеләрнең зур күпчелеге җәзадан котылучылар хакимияткә һәм акчага якын кешеләр дигән фикердә. Фикер белешүдә катнашканнарның 38 проценты җәзадан күбрәк байлар котыла дип исәпли. Җаваплылыктан түрәләр, депутатлар, аларның балалары һәм туганнары җиңел котыла дип исәпләүчеләр дә шул чама.

Шул ук вакытта бары җинаять белән генә көн күрүчеләрнең җәзадан котылу мөмкинлеге бар дип исәпләүчеләр бары бер процент кына.

Канун бозулар киңкүләм төс алган дип исәпләүчеләр яшьләр арасында аеруча күп. Бу турыда үзләренең кискен фикерләрен әйтүчеләр 18-24 яшьлекләр арасында күбрәк.

Фикер белешү үзәгенең Мониторинг һәм электораль тикшеренүләр идарәсе җитәкчесе Степан Львов моны яшьләрнең җәмгыятьтә булган төрле стереотиапларга җиңелрәк бирелүе белән аңлата. “Өлкәнрәк буынның тормыш тәҗрибәсе зуррак. Барлык раслаучы һәм кире кагучы нәрсәләрне дә исәпкә алу мөмкинлекләре зуррак, шуңа күрә аларның фикерләре яхшырак үлчәнгән була”, ди Львов.

Әлеге фикер белешү шулай ук бары тугыз процент кешенең генә кануннарны үзгәртү, яхшырту аша байлар һәм түрәләрнең канун бозган өчен җаваплылыктан котылуын бетерүгә ирешеп була дип исәпләвен күрсәтә. 13 процент исә моның өчен хөкем системындагы һәм эчке эшләр министрлыгындагы коррупциягә каршы көрәшергә кирәк дип исәпли.

Азатлык та Казан урамына чыгып яшьләр арасында сораштыру уздырды. Күпләр канунның бик мөһим булмавын, нәрсәгә дә булса ирешү өчен акча һәм танышлык кирәк дип исәпләвен белдерде.

Your browser doesn’t support HTML5

Казандагы яшьләр бүгенге тормышта нәрсә мөһимлеген әйтте