Түбән Новгородта Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичевка һәйкәлләре ачылды

Your browser doesn’t support HTML5

16 июль Түбән Новгород өлкәсе Краснооктябрьский районы Уразовка авылында мәшһүр татар җырчылары Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевка һәйкәл ачылды. Тантаналы чарага Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килде. “Бу милләтне саклауда конкрет эш”, диде Азатлыкка Ваһапов вакыфы рәисе Рифат Фәттәхов.