Иң зур Питрау бәйрәмендә керәшеннәрнең ныгулары әйтелде

Your browser doesn’t support HTML5

16 июльдә Татарстанның Мамадыш районы Җөри авылында керәшеннәрнең 17нче Питрау бәйрәме үтте. Биредә Татарстан керәшеннәре генә түгел, Башкортстан, Чиләбе өлкәсе вәкилләре дә килгән иде. “Ничек матур итеп сез үзегезнең гореф-гадәтләрегезне саклыйсыз. Без сокланып карыйбыз”, диде аларны сәламнәргә килгән Татарстан президенты.

Шимбә көнне Питрауның рәсми өлеше кичке алтыда гына ачылса да, бәйрәм буласы урынга халык бишенчедә үк агыла башлады. Иң беренче итеп мәйданнан читтә ат чабышлары узды. Аннан соң исә Питрауның төп өлеше башланып китте. Сәгать сигезләр тирәсендә мәйдан тирәсендә ун меңләп кеше җыелган иде инде. Оештыручылар 60 меңләп халык көтте.

Питрау көнен керәшеннәр 12 июльдә билгеләп үтә. Петр һәм Павел хөрмәтенә уздырыла торган чара игеннәрне җыеп алыр алдыннан ял итү буларак оештырыла. Керәшеннәр генә түгел, барлык христиан халкының уртак бәйрәме саналган Питрау, таң аткач кына тәмамлана.

Язучы Ринат Мөхәммәдиев фикеренчә, Питрау Татарстан күләмендә генә түгел, ил күләмендә дөнья масштабында күрсәтеп сөйләрлек бәйрәм.

"Гадәттә татарны бүлгәләргә яраталар, ә менә бу бәйрәм берләштерә, туганлаштыра торган бәйрәм дип саныйм. Мамадыш районында мәктәп елларында ук рус белән булсын, керәшен белән, аралашып үстек. Бу туганлык җепләренең ныгый баруы мине бик тә куандыра", диде ул.

Питрауда катнашкан Балык Бистәсе районы керәшеннәре бу бәйрәмне җәй белән саубуллашу дип атый. Питрау җитсә - җәй бетә, кошлар сайраудан туктый, Питрау көнне дару үләннәренең шифасы тамырга төшә, шуңа да керәшеннәр 12 июльдә төшкә кадәр үләннәрне җыеп калырга кирәк дигән сынамышлар белән яши. Бәйрәм көнне Питрау себеркесе һәм кырык бер төрле үлән жыю гадәте дә шуннан килгән икән.

"Ул үләннәр балалар авырса, баланы өшкергәндә, сыер бозауласа, бозауга күз тимәсен өчен өшкергәндә кулланыла. Чабатага утлы күмер салып, аның өстенә шул үләннәрне куеп, өч тапкыр йөреп чыгабыз сыер тирәли", дип аңлатты безгә Мария Антонова. Бу гадәтләрне яшьләр дә күреп үсә. Без, үз чиратыбызда, шулай ук әти-әниләрдән өйрәнеп калган идек, ди Балык Бистәсе вәкиле.

Сарман районыннан килгәннәр дә бу бәйрәмдә ел саен катнашуларын әйтте Азатлыкка. Сарманнан танылган шагыйрә Клара Булатова һәм шагыйрь Ямаш Игәнәй чыккан. Сарман керәшеннәре дә Питрау сынамышларына ышана. Мисал өчен, бу көнне беренче тапкыр бәрәңге алып карыйлар. Əгәр дә инде яңгыр да яуса, бәрәңге уңа ди алар.

Татарстан керәшеннәре гореф-гадәтләрне, телне саклап калуда актив булса, Чиләбе өлкәсе Нагайбәк районы Париж авылыннан килгән вәкилләр яшьләрнең ана телен белмәүләренә борчыла.

"Йолаларны саклап калырга, яшьләргә өйрәтергә тырышабыз. Əмма алар телне белми, урысча гына сөйләшә" ди Париждан Людмила Агапова.

Керәшеннәрне бәйрәм белән котларга килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та аларның үзенчәлекле якларына игътибар итәргә тырышты кебек, йолаларын саклап, үстереп баруларына соклануын әйтте.

"Килгәч тә йөреп, карап чыктык. Ничек матур итеп сез үзегезнең гореф-гадәтләрегезне, киемнәрегезне, ризыкларыгызны, җырларыгызны саклыйсыз. Əлбәттә, без аны сокланып карыйбыз, яратабыз һәм сезнең белән бергә Питрау бәйрәмен көтеп торабыз.

Бу җирдә унҗиде ел әлеге күркәм бәйрәм үткәрелә. Безнең ил бик зур, күп милләтле, шул ук вакытта без барыбыз да төрле, һәм бу безнең көчебез. Совет заманында Питрауны уздырырга рөхсәт юк иде, шулай да төнлә Питрау Сабан туен үткәрә идек. Бүген бу бәйрәмне республика күләмендә үткәрәбез һәм уздырырга ярдәм итәбез. Дөрес тә, без бу бәйрәмнән баерак кына булабыз. Əлеге бәйрәм киләчәктә дә бирегә тартып торсын иде", диде Миңнеханов. Шуннан ул бер төркем билгеле керәшеннәргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Алар арасында, "Бермәнчек" керәшен дәүләт фальклор ансамбле мөдире Артур Поляковка "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре", Мәрҗәни исемендәге тарих институтының керәшен татарлары һәм нагайбәкләр тарихын өйрәнү үзәге әлкән фәнни хезмәткәре, Казан дәүләт консерваториясе доценты Геннадий Макаровка "Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе" исеме бирелде.

Татарстан керәшеннәре җәмгыяте җитәкчесе Иван Егоров исә үз чыгышында илдә халыкара хәлнең кискенләшүе, икътисадый кризис булуга карамастан, үзләренең ныгый, үсә баруларын сөйләде.

“Безнең халык борынгы бәйрәм, гореф-гадәтләр, йолаларны югалтмыйча буыннан-буынга тапшырып килгән. Бүген дә Питрау бәйрәмендә шушы байлыкларны күрсәтеп, сезнең күңелләрегезне күтәрәсебез килә. Узган ел белән быелгы Питрау арасында халыкара мөнәсәбәтләр киеренкелеге, икътисади бәйләнешләр катлаулы чор булды. Шундый шартларда без тагын да ныграк тупланып эшләдек. Шулай гына халкыбызның телен, динен, үзебезне саклап кала алабыз. Үз динебезне югалтмавыбыз, мирасыбызны яшь буынга тапшыру алда торган бурычыбызның берсе", диде Иван әфәнде. Ул "Ак Барс холдинг" җәмгыяте җитәкчесе буларак, әлеге бәйрәмнең төп иганәчәлеренең берсе булуы мәгълүм.

Бу төндә "Керәшен чибәре-2016" ачыкланды. Əлеге исемгә Яшел Үзән кызы Татьяна Ефримова лаек булды. Аңа көмештән эшләнгән таҗ һәм 50 мең сум акчалата бүләк тапшырылды. Питрау батыры булып Дмитровградтан Сергей Павлик калды. Аңа тәкә һәм җиңел машина бүләк ителде.