"Театр балаларның татар телен ача"

Your browser doesn’t support HTML5

Вашингтонда яшәүче Уфа кызы Ирина Ибраһимова ел саен татар балалары белән туган телдә әкиятләрне сәхнәләштерә. Кабатлаулар Skype аша гына барса да, чыгышлар бик җанлы, һәм зур уңыш белән бара. "Беренчедән, алар балаларны берләштерә, икенчедән татарча телләрен ачып җибәрә, сәхнәдә үзләрен тотарга өйрәтә", ди мөгәлимә Ирина. Ул Америка татарларының балаларын татар әсәрләренә өйрәтеп кенә калмый, үзе тәрбияче булып эшләгән урыс балалар бакчысында төрле милләт сабыйлары белән дә татар спектакльләрен куя.