Мәхкәмә 70 яшьлек Таһир Хәсәновка биш ел ярым төрмә җәзасы бирде

Таһир Хәсәнов мәхкәмәдә

Адвокат Марат Ашимов бу гаепләүне кануни түгел һәм ул шикаять ителәчәк дип белдерде.

27 июль Мәскәү хәрби бүлге мәхкәмәсенең күчмә коллегиясе Түбән Новгородтан 70 яшьлек Таһир Хәсәновны "террор эшчәнлеккә булышу", "канунсыз корал сатып алу, йөртү, саклау" маддәләре нигезендә җинаять кылуда гаепләп, биш ярым елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

Мәхкәмәдә Хәсәнов гаепләүләрне кире какты. Адвокат Марат Ашимов бу гаепләүне кануни түгел һәм ул шикаять ителәчәк дип белдерде. Аның сүзләренчә, тикшерү материаллары каршылыклы һәм шаһитларга ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан да басым булган.

Шаһитларның берсе мәхкәмә залында үзен куркытулары турында белдерде, дип яза koza.press.

Хаҗда да булып кайткан, Түбән Новгородта яшәүче Таһир Хәсәнов 11 март көнне сак астына алынган иде. Май башында аңа йөрәк өянәге булды. Ашимов сәламәтлеге начарлангач "мәхкәмә гадел карар чыгарыр, сак астында калдыруны озайтмас, бәлки", дип белдергән иде.