Чаллыда балаларга чын автомат тоттырдылар
Your browser doesn’t support HTML5
Чаллыда балаларга төрле һөнәрләрне күрсәтү максатында хосусый бер ширкәт оештырган чарада балаларны утлы корал белән эш итәргә дә өйрәттеләр. Чаллының “Метро” мәдәни-белем платформа исемендәге хосусый оешмасы үткәргән чарага керү бушка, ә менә бер һөнәрне үзләштереп карау түләүле – билет бәясе 100 сум.