Европа Берлеге Русиягә каршы яңа чикләүләр кертте

Европа Берлегенең Русиягә каршы юнәлгән чикләүләре бу юлы илнең металлургия комбинатларына кагыла.

Русия эре металлургия комбинатларының Европа илләре белән эшчәнлеген демпингка (бәяләрне ясалма рәвештә төшерү) каршы салымнар белән чикләү планлаштырыла.

Европа Берлегенең рәсми журналында әйтелгәнчә, салым күләме түбәндәгечә билгеләнгән: Магнитогорски металлургия комбинаты - 18,7%, "Северсталь" - 34%, Новолипецки металлургия комбинаты - 36,1%.

Шуңа охшаган чикләүләр Кытай өчен дә кертелгән, дип белдерелә.

Яңа салымнар 5 ел гамәлдә булачак.