Печән базарында дизайн-маркет бара

Your browser doesn’t support HTML5

7 августта Иске Татар бистәсендә оештырылган Печән базарында татар милли компонентлары кулланып эшләнгән ярминкә оештырылды. Кабан күле буенда барган ярминкәдә милли киемнәр, милли ризыклар, милли уенчыклар һәм башка татар орнаментлы әйберләр сатып алып булды. Бу базар форумда катнашучыларга бер бүләк булды дияргә дә мөмкиндер.