Ставропольдә ПАРНАС җитәкчесе Касьяновка һөҗүм булган

Михаил Касьянов

Михаил Касьянов кунакханәсе янында 25-30 кеше аңа каршы шигарьләр кычкырып, сәясәтченең күлмәген ертканнар.

ПАРНАС фиркасе җитәкчесе Михаил Касьянов бүген Ставропольдә һөҗүмгә дучар булды. Бу турыда "Дождь" каналына Дума депутаты намзәте Андрей Зубов хәбәр итте. Ул әйтүенчә, һөҗүм Касьянов тукталган кунакханә янында булды. Анда килгән 25-30 чамасы кеше башта сәясәтчегә каршы шигарьләр кычкырдылар. Аннан аңа сугып күлмәген ерттылар.

Зубов һөҗүм итүчеләрне Кремль яклы "Милли иреклек хәрәкәте" вәкилләре дип атады. Ул аларның кайберләрен йөзләреннән танып алды. Чөнки ул кешеләрне "шәһәрдән шәһәргә йөртеп" оппозициягә каршы чаралар оештырырга кушалар.