Күренекле режиссер Рифкать Исрафиловка 75 яшь

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Рифкать Исрафилов 75 яшьлек юбилеен билгеләде. Елдагыча ул туган ягы – Мәчетле районы Яңа Мөслим авылына кайтты. Рифкать Исрафилов башкорт театрын яңа югары дәрәҗәгә күтәргән режиссерларның берсе. Ул иҗат иткән спектакльләр аша күп кенә актерлар дан һәм танылу яулады. Хәзер ул Оренбурның Максим Горький исемендәге театрын җитәкли.