Спортчы Тимур Хаматшин Паралимпиягә бара алмавын авыр кичерә

Your browser doesn’t support HTML5

Русия паралимпия җыелма такымы Риода чыгыш ясый алмаячак дигән хәбәрне, мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар авыр кабул итте. Алар арасында допинг кулланмаучы, гадел спортчылар да аз түгел. Мәсәлән, Башкортстаннан фехтование Европа чемпионы, дөнья беренчелегендә көмеш медаль яулаган Тимур Хаматшин. Русия җыелма такымының читләштерелүе турында белгәч, ул шок кичергән.