Наил Нәбиуллин: Миңа каршы хөкем эше сәясәт белән бәйле

Your browser doesn’t support HTML5

11 августта Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе урыс неофашистлары төркеме әгъзасы Сергей Журавлевка карата ялган мәгълүмат бирүдә гаепләнүче “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин эшен карарга җыелды. Нәбиуллин Азатлыкка бу гаепләүне кире какты һәм моны үзенең сәяси эшчәнлегенә каршы юнәлтелгән хөкем эше дип атады.