Мәскәү яшьләренең "Tatfest" фестивале

Чарада 130лап кеше катнашты

Чара рәсми ачылганга кадәр яшьләр җиңелчә капкалап алды

Яңгыр яу мөмкинлеге булганга яшьләр алдан аяк киенде, чатырлар корып куйды

Катнашучылар арасында Мәскәү мөфтиятеннән дә кунаклар бар иде

Мәскәү мемориаль мәчетенең имамы Ильяс хәзрәт Ганиев

Очкан тәлинкәне кем тотып ала? Фрисби уены

Аркан тартышу

Төшке ашка казанда үзбәкчә "Куырма" пеште

Үзбәкчә "Куырма" һәркемнең күңеленә хуш килде

Барсы да тәртип белән. Чәйгә чират

Ашап алганнан соң да волейбол уены дәвам итте

"Tatfest"ның рәсми ачылыш тантанасы

"Tatfest"ны оештыручы кызлар

Мәскәү мемориаль мәчетенең имамы, Әл-Әзһар университетын тәмамлаган Ильяс хәзрәт Ганиевка яшьләрнең сораулары күп иде

Яңгыр көтелсә дә, яумады

Апалы-сеңелле Мәрьям һәм Камилә "Туган як" җырын башкара

Бергәләшеп икенде намазын укылды

Татарча биергә өйрәнәбез. Бас кызым Әпипә...

Бәйрәм һәм мәҗлесләр алып баручы Азат Галәмшин татарларның күркәм сыйфатларын барлый

Сайлау түгел бү, ә чарада беренче тапкыр катнашучыларны барлау

Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге канаты астында эшләп килүче Татар яшьләре шурасы рәисе Эмиль Фәйзуллин чыгыш ясый

Табигать хозурлыгы

"Голос", "Главная сцена" проектларында катнашкан "Шүрәле" төркеме солисты Иделия Мөхәмәтҗанова татар һәм инглизчә җырлар башкарды

Чарага ЗАЗ-968М машинасында килүчеләр дә бар иде. Ретро рух

Волейбол ярышында җиңгән такымга бүләк

Рената Ильясова җырлый

Аркан тартышуда җиңүче такымны бүләкләү

Чара рәсми ябылгач та учак янында сөйләшүләр, биюләр дәвам итте