Мәскәүгә юл алган Кубан фермерларын кире бордылар

Фермерлар Мәскәүгә тракторлар белән бармакчы иде

Фермерлар Мәскәүдә Путин белән очрашып аңа авыл халкын алдалау, коррупция һәм эре агрохолдингларның кече хуҗалыкларны басып алуларына зарланмакчы иде.

Мәскәүгә юл алган Кубан фермерлары кире борылырга мәҗбүр булды. Аларны юлда 100гә якын полиция хезмәткәрләре туктаткан. Йөртүчеләрнең кайберләре кыйналып хастаханәгә эләккән.

Фермерлар Мәскәүгә тракторларда килеп, Владимир Путинга авыл халкын алдалау, коррупция һәм зур агрохолдингларның кече хуҗалыкларны басып алуларына зарланмакчы иде.

Дондагы Ростов янындагы Дорожный авылында фермерлар ял итәргә туктагач, аларны йөзләгән полиция хезмәткәре уратып ала. Моннан соң алар Краснодар төбәгенә кире кайтып, андагы башлык Вениамин Кондратьев белән очрашырга уйлый.

Дүшәмбе кич ерак арага машина йөртүчеләр Рөстәм Маламагамедов һәм Сергей Владимировны мондагы хәлләрне видеога төшергәннәре өчен ОМОН тоткарлаган. Полиция хезмәткәрләре аларны кыйнаган һәм кесә телефонына төшерелгән видеоны юк итүне таләп иткән. Машина йөртүченең берсен хастаханәгә алып киткәннәр.

Бу хәлдән соң чараны оештыручыларның берсе Василий Мельниченко Твиттер сәхифәсендә белдергәнчә, полиция кыйнавыннан соң фермерлар губернатор белән очрашудан баш тартты һәм Мәскәүгә юлны дәвам итәргә карар кылды.

“Трактор маршы” 21 августта Краснодар өлкәсе Казанская станицасыннан фермерлар митингыннан соң кузгалып киткән иде. Колонна 17 трактордан һәм берничә дистә машинадан тора. Чарада катнашучыларны, төрле сәбәпләр табып, юл полициясе берничә тапкыр туктатты.

Элегрәк Кубанга килгән Дмитрий Медведев белән фермерларга очрашу рөхсәте булмагач, алар Мәскәүгә бару карарына килделәр. Башкалага март аена планлаштырылган беренче “трактор маршы” шулай ук килеп чыкмады.