Иске татар бистәсен үстерү фонды оештырылды
Your browser doesn’t support HTML5
24 август сәүдәгәр Хәмит Сабитовның элекке утарында "Иске татар бистәсен үстерү һәм Кабан күлен төзекләндерү" коммерцияле булмаган фондны тәкъдим итү чарасы узды. Яңа берләшмә бистәдә чаралар уздыру, тарихи биналарны төзекләндерү һәм туристларны җәлеп итәрлек яңа корылмалар төзү максатында оештырыла. Татар зыялалары беренче чиратта бистәдә татар рухын үстерергә киңәш итте.