1990 ел мизгелләре: бәйсезлек хәрәкәте

Казанның Ирек мәйданы ул чорда бәйсезлек хәрәкәтенең үзәгенә әверелә

Бәйсезлек хәрәкәтенең көчәюенә ул чорда кибетләрнең менә шундый хәлгә килүе дә зур этәргеч бирә

1990 елның беренче өч аенда РСФСР Югары Советына сайлау алды кампаниясе бара. Сайлау комиссияләре оештырган гадәти җыелышлардан аермалы буларак, кешеләр яшәгән урыннарда шундый гайре рәсми җыеннар да уза

Татар мәктәпләре ачылу кайвакыт шундый каршылыкларга да китерә, чөнки яңа мәктәпләрне элеккеләре урынында ачарга туры килә

1990 елның 4 мартында РСФСР Югары Советы сайлана. Русия парламентына Татарстаннан 25 вәкил китә. Бу фотода ирле-хатынлы Шәймиевләрнең тавыш бирүе сурәтләнә

Татарстанда атом электр станциясе төзү карары, бигрәк тә 1986 елгы Чернобыль һәлакәте нәтиҗәсендә, республикада халкында кискен ризасызлык уята. Ризасызлык чаралары Татарстан Югары шурасының әлеге төзелешне туктатырга карар иткән беренче утырышына кадәр дәвам итә

Милли хәрәкәт җыеннары опера театры янындагы Габдулла Тукай һәйкәле янында да уза

1990 елның 6-8 августында Казанда Борис Ельцин булып китә һәм аны биредә төрлечә каршылыйлар

Август аенда Татарстан Югары шурасы каршында митинглар даими күренешкә әверелә

Милли хәрәкәт митингларында Камал театрының мәшһүр артисты Равил Шәрәфиев тә чыгыш ясый

Татарстан Югары шурасы депутаты Роберт Миңнуллин

1990 елларда партия обкомы хезмәткәрләре иҗтимагый хәрәкәтләр җитәкчелеге белән дә еш очраша

Татарстан Югары шурасы утырышында депутат Рәшит Вагыйзов чыгыш ясый

30 августта суверенлык декларациясе кабул ителгәннән соң Миңтимер Шәймиев: "Без үзебезгә республикабыз тарихында әле беркем дә күрмәгән зур җаваплылык алдык", дип белдерә

Татарстан республикасының дәүләт суверенлыгы турында декларация 1990 елның 30 августында 22 сәгать 40 минутта кабул ителде