Башкорт корылтае җыйган форум җәнҗал белән тәмамланды

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстанның Сибай шәһәрендә “Башкорт халкы Русиянең чәчкә атуы өчен” исемле форум җәнҗал белән тәмамланды. Анда катнашучылар фикеренчә, форум сайлауалды форматында үтте. Чарага казнадан бүленгән акчалар башкорт халкының хәлен тикшерүгә түгел, ә “Бердәм Русия” фиркасенең һәм аның намзәте Зариф Байгускаровны данлау өчен тотылган дип зарланды форумда катнашучылар.