18-24 яшьлекләрнең - 38 проценты, 25-54 яшьлекләрнең 37 проценты гына үзен Русия ватандашы дип исәпли.
Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырым яшьләренең күбесе үзен Русия ватандашлары дип санамый. “Ачык фикер – Кырым” дип аталган тикшерү шундый нәтиҗәләр күрсәткән.
Әлеге тикшерүне 2016 елның апрель-июнь айларында “Ачык фикер” формаль булмаган социологлар бердәмлеге уздырган. Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 18-24 яшьлекләрнең 38%, 25-54 яшьлекләрнең 37% гына үзен Русия ватандашы дип исәпли. Ә менә 55 яшьтән узганнар арасында бу күрсәткеч 53% тәшкил итә.
Тикшерү күрсәткәнчә, яшьләрнең 43% үзләрен кырымлылар дип атаган. Ә өлкән буын арасында мондыйлар 27%.
2015 елның 27 гыйнварында Украина Югары Радасы карары белән Русия агрессор-ил дип танылды.