Дәресләр тезмәсенә төреп бирелгән әлеге кәгазьгә "Бердәм Русия" намзәтнең биографиясе язылган.
Бүген Уфа шәһәренең бер мәктәбе янында билгесез агитаторлар бөтен кешегә мәктәп җәдвәле төшерелгән кәгазьләр таратканнар, дип яза Медиакорсеть. Ә аның эченә депутатлыкка бер намзәтнең биографиясе язылган агитация кәгазе төрелгән. Әлеге намзәт "Бердәм Русия" фиркасеннән.
Җәдвәлдә исә “18 сентябрь – ата-аналар өчен имтихан” дип язылган.
Дәресләр тезмәсенең эченә депутатлыкка намзәтнең биографиясен салганнар