Ислам Кәримов хакимияте нинди булды?

Your browser doesn’t support HTML5

Үзәк Азиядә иң күп халыклы элекке совет республикасында чирек гасыр каты кул сәясәте белән хакимлек иткән үзбәк президенты Ислам Кәримов 78 яшендә вафат булды. Аның җитәкчелеге сәяси ризасызлык белдерүчеләрне систематик эзәрлекләүләр, кешеләрне мамык басуларында мәҗбүри эшләтүләр, тәртип һәм иминлек саклау хезмәтләренең азаплауларны еш куллануы белән тарихка кереп кала.