Казанның Җиңү паркындагы күлдә балыклар күпләп үлә, Чуйков күлен күсе баскан

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстанда парклар һәм скверлар елында казаннар Чуйков урамындагы күлнең коточкыч пычрак хәлдә булуына зарлана. Халык яраткан бу күлне күрүче дә юк, суы яшел, пычрак, яр буен күселәр баскан. Аннан ерак түгел Җиңү паркындагы күлдә дә күпләп балыклар үлгән, тирә-якка авыр үлек исе таралган.