Мөселман киносы фестивале йолдызлары кызыл келәмнән яңгыр астында үтте

Your browser doesn’t support HTML5

5 сентябрь Казанның Пирамида үзәге каршында XII халыкара мөселман киносы фестивале йолдызлары кызыл келәмнән узды. Алар озаклап үтә алмады, коеп яңгыр ява башлады. Мәскәү кунакларына тиешле игътибарны Камал театры артистлары алды. Халыкка таныш кино йолдызлары бу көнне аз иде.