"Яблоко" вәкиле: "Сайлау кампаниясендә хокукларыбыз кысыла"

Your browser doesn’t support HTML5

Хакимиятләр "Яблоко" фиркасенә Казан һәм Әлмәт шәһәрләре үзәкләрендә сайлауга үгетләү кампаниясе үткәрергә мөмкинлек бирми. "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе, Русия Думасына депутатлыкка намзәт Руслан Зиннәтуллин бу хәлне прокуратурага һәм Татарстан сайлау комиссиясенә шикаять иткән.