Соңгы 20 ел эчендә Беларус парламентына оппозиция вәкилләре үтте

Беларус парлментына сайлауда тавышларны санар алдыннан

Беларус парламентындагы 110 урынга 484 намзәт дәгъва кылды. Паралментка узганнар арасында Берләшкән гражданнар фиркасеннән, "Беларус теле җәмгыяте"ннән дә вәкилләр бар дип белдерелә.

2000 елдан соң беренче тапкыр Беларус парламентында оппозиция вәкилләре булачак. Бу хакта якшәмбе узган сайлауның беренчел нәтиҗәләре турында Үзәк сайлау комиссиясе Лидия Ермошина белдерде.

Минскидагы сайлау бүлгесендә оппозициядәге Берләшкән гражданнар фиркасеннән Анна Конопацька һәм оппозициягә теләктәшлектәге "Беларус теле җәмгыяте" рәисе урынбасары Елена Анисим парлементка үткән.

Елена Анисим (с) һәм Анна Конопацька

Соңгы нәтиҗәләр дүшәмбе игълан ителер дип көтелә. Үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирү хокукына ияләрнең 74 проценты сайлауга килгәнлеген белдерә. Беларус парламентындагы 110 урынга 484 намзәт дәгъва кылды.

Беларус парламентына сайлау дүрт елга бер тапкыр уза. Оппозиция, илдә демократик тавыш бирү бозылганга протест белдереп, сайлауда катнашмаган иде. Бу юлы альтернатива да барлыгын күрсәтү өчен сайлауга чыкты.