Карасубазарда Корбан гаете

Your browser doesn’t support HTML5

Корбан гаете намазы Кырымда кырымтатарлар укмашып яшәгән, (30-33% процент тәшкил итәләр) Карасубазар районы баш мәчәтендә дә үтте. Монда намазны үткәргән имам Сервер әфәнде “Корбан милләтебезнең тагын да нык булуына сәбәптер. Асылда, гарәпчәдән Корбан сүзе якынлашу димәктер, безне бер-беребезгә һәм Раббымызга якын итмәктәдер, чөнки Корбан гыйбадәте безне Аллаһы Тәгаләгә мал гыйбадәте белән якынайту гыйбадәте”, диде.