Мөхәммәтшин: "Татарстан депутатлары Думада республика мәнфәгатен якласын иде"

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның 43нче сайлау урынында тавыш бирде. Тавыш биргәннән соң ул Думага сайланачак Татарстан депутатларына теләкләрен җиткерде. Беренчедән, алар Мәскәүдә эшләү дәверендә юлларын табып республикага файда китерергә тиеш. Икенчедән, Русия Думасы микрофоныннан Татарстанда яшәүче халыкның, сайлаучыларның фикерләрен дә җиткерергә тиеш. Кануннарны кабул иткәндә, Татарстанда болай уйлыйлар дип, үз фикерен әйтмичә калмасыннар иде. Мин яңа депутатлар актив булыр дип ышанам, диде ул.