Акмәчеттә "Түгәрәк уен" гала-концерт белән тәмамланды

Your browser doesn’t support HTML5

Кырымда 21 сентябрьдә ачылган “Түгәрәк уен” бөтенрусия татар халык фольклор фестивале 24 сентябрьдә Акмәчеттә гала-концерт белән тәмамланды. Анда Ижаудан килгән "Асылъяр", Төмәннең "Шатыр-шотыр" балалар ансамбльләре, Бакчасарайның "Илһам" ансамбле чыгышлары көчле алкышлар казанды. Әмма залда тамашачының аз булуы күзгә бәрелеп торды. Кырымтатарлар бу тамашаларга килүдән баш тартты. Залда Акмәчеттә яшәүче Идел буе татарлары гына иде.