Рубин уенчысы Карадениз Татарстанда төрек-татар стилендә мәчет сала

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстанның Биектау районы Калинино авылы янәшәсендә “Карадениз” мәчете комплексы төзелеше бара. Аны Рубин уенчысы Гекдениз Карадениз төзетә. 60 миллионлык комплекс киләсе елның җәенә ачылачак ди төзүчеләр. Азатлык хәбәрчесе анда барып, мәчет төзелеше белән танышып кайтты.