Чаллыда яшәгән татар баласы нигә үз телендәге тамашадан мәхрүм?

Чаллы татар дәүләт драма театры бинасы

Узган ел 7 һәм 4 яшьлек балаларымны татарча Яңа ел кичәсе карарга Чаллы татар дәүләт драма театрына алып барырга җыенган идем. Ниятем тормышка ашмады. Сәбәбе – татар театрында әлеге кичәләр урысча гына уздырыла булып чыкты. Шуның турында һәм шәһәребездә татар курчак театры булмавын да әйтеп “Акчарлак” гәҗитенә мәкалә язган идем. Аны Татарстан Республикасы җитәкчеләренә һәм Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиевкә дә җибәрдем. Быелның февраль аенда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Рамил Хәлимов имзалаган җавап хаты алдым. Ике биттән торган бу хат: “Киләчәктә Сезнең теләкләрегез мәдәният оешмалары эшчәнлегендә исәпкә алыныр”, – дип тәмамлана.

Шуны истә тотып, балаларыма татарча спектакль карату максаты белән, 1 июнь – Балаларны яклау көнне Чаллы татар дәүләт драма театрына юнәлдем. Театр бинасы каршындагы афишадан күренгәнчә, июнь аенда кечкенә балаларга биш төрле спектакль күрсәтеләчәк икән. Кассага барып шуларның берсенә билет алыйм дисәм, аларның барысы да урыс телендә икәне ачыкланды. Кассир әйтүенчә, моның сәбәбе: мәктәп директорларыннан, бакча мөдирләреннән татарча спектакльләргә гариза бирелмәвендә икән. Мин татарча спектакль таләп итә башлагач, кассир театрның ниндидер белгеченә дә шалтыратып карады. Әмма планга да кертелмәгән татарча спектакльне каян алсыннар инде алар? Шулай итеп, хәзер Чаллы татар дәүләт драма театрында балаларга татар телендә спектакль куймыйлар икән. Югыйсә, Рамил Хәлимовтан килгән җавап хатында: “Бүгенге көндә Чаллы татар дәүләт драма театры репертуарында 33 спектакль исәпләнә, шуларның җидесе – балалар өчен әкиятләр, алар барысы да татар телендә уйнала”, диелгән иде. Шунда ук: “Чаллы курчак театрында да татар мәдәниятенә һәм татар язучылары иҗатына зур игътибар бирелә. Театр репертуарында татар телендә уйнала торган спектакльләр дә бар”, – дип язылган. Хатта дүрт төрле татар спектакле күрсәтелгән.

Чаллы татар дәүләт драма театрының июнь ае афишасы

Июнь башында курчак театрына да бардым. Монда театр сезоны тәмамланган булып чыкты. Театр хезмәткәрләре әйтүенчә, узган сезонда нәни балалар өчен татар телендә бер генә спектакль дә куелмаган. “Балаларыгызга татарча спектакль күрсәтергә теләсәгез, Чаллы татар дәүләт драма театрына барыгыз”, – дип киңәш бирделәр.

Чаллы балалар бакчаларында да татар телендә спектакльләр куелмый. Бу турында 2012 елда ук “Безнең гәҗит”тә язган идем. Дүрт ел вакыт узды – бернинди үзгәреш юк. Бакчаларда айга 2-3 тапкыр күрсәтелгән спектакльләр барысы да урыс телендә. Чаллыга Әлмәт шәһәреннән үк килеп татар төркемнәренә йөрүче балаларга урысча спектакль куеп йөриләр. Әлмәт театрының вәкиле мондый хәлне Чаллыда татар бакчалары булмавы, катнаш бакчалардагы татар төркемнәрендә милли мохит юклыгы белән аңлата. Шулай итеп, республика шәһәрләрендә милли мәгарифнең юкка чыгарылуы татар мәдәниятенә дә китереп сукты.

Татар телен һәм мәдәниятен саклау буенча хәлиткеч чаралар күрәсе урында, Чаллы түрәләре бертуктаусыз ялган мәгълүмат бирү, отпискалар язу белән шөгыльләнә. Шундый ялган мәгълүмат хисап формасында Татарстан җитәкчеләренә дә җибәрелә, күрәсең. Мондый вазгыятьтә октябрь аенда башланачак яңа театр сезонында татар балаларына татарча спектакльләр күрсәтеләчәгенә бернинди өмет юк.

Тәлгать Әхмәдишин, Чаллы шәһәре

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра