Төркиядә 13 меңләп полиция хезмәткәре эштән куылган

Төркиядә 15 июль фетнәсенең җиңелүен бәйрәм итүчеләр

Төркия август фетнәсеннән соң кертелгән гадәттән тыш вазгыять тәртибен тагын өч айга озайтты һәм 12801 полиция хезмәткәренең эштән алынуын игълан итте.

Төркия хөкүмәте гадәттән тыш вазгыять тәртибен тагын өч айга озайту белән 12 801 полиция хезмәткәренең, АКШка сыенган Фәтхулла Гүлән белән элемтәдә булуда шикләнеп, эштән алынуын игълан итте. Шуларның 2523е полициядә җитәкче урыннарны биләгән булган. Илдәге барлык полиция хезмәткәрләренең 5 проценты эштән алынган дигән сүз. Төркиядә барлыгы 250 мең полиция хезмәткәре эшли.

Әле бер ай элек кенә июль фетнәсендә катнашуда шикләнелгән 105 хәрби имам тоткарланган иде.

Моннан тыш илнең хәрби-һава көчләреннән 66 офицер һәм 7 сержант эштән куылды.

Төркиядә 16 июльгә каршы төндә хәрби фетнә омтылышы булды. Ул хакмият тарафыннан бастырылды. Фетнә вакытында 230дан артык кеше һәлак булды, 2,1 меңнән артык кеше яраланды.

Төркия җитәкчелеге фетнәне оештыручы дип АКШта яшәүче танылган имам Фәтхулла Гүләнне саный. Гүлән гаепләүләрне кире кага.