"Резедә Ганиуллина концертын үзе белән килешеп үткәрмәскә булдык"

Your browser doesn’t support HTML5

Концертны үткәрмәүне Резедә Ганиуллина белән бергә хәл иттек, ди филармония мөдире Кадыйм Нуруллин. Аның фикеренчә, андый чакта бераз көтеп торырга кирәк, вакыт барысын да үз урынына куерга тиеш. "Өстән карар төшү дигәннән, андый әйбер булганы юк. Бездә демократия", ди ул.