Африка тагуны сәбәпле Башкортстанда дуңгыз ите арзаная

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстанда дуңгыз ите бәясе төшә. Дуңгызлар арасында Африка тагуны (чума) таралу сәбәпле хуҗалыклар дуңгыз итен тизрәк сатып калырга тырыша. Моңарчы дуңгыз асраган хуҗалыклар сыер асрауга күчү турында уйлана. Татарстан белән Башкортстан арасында чир таралуны туктату өчен барлык машиналар махсус сыекча белән дизинфекцияләнә, җентекләп тикшерелә.