"Без капка төбендә зират үсүгә каршы, балаларыбыз кеше җирләүне күреп үсә"
Your browser doesn’t support HTML5
Казан янәшәсендәге Лаеш районы Усад авылы халкы өй каршыларындагы зиратның киңәюенә ризасызлык белдерә. “Безнең капка төбендә хосусый зират бар кебек, тик анда безнең бистә кешеләре юк, шәһәрдән алып кайтып җирлиләр. Капка төбебезгә килеп терәлде инде”, ди алар аптырап.