Азатлык сораштыруы: "Икътисади кризис тирәнәюдә хакимият гаепле"

Your browser doesn’t support HTML5

Казан урамнарында Азатлык уздырган сораштыруда катнашканнарның зур күпчелеге икътисади кризисның тирәнәюендә хакимият гаепле дип саный. Җавап бирергә авырсынучылар да булды. “Бюджеттагы күпчелек акчалар кораллануга, Украина, Сүриядәге сугышларга китеп бара, шуңа калганнарга акча азрак тия” ди хакимият гаепле дип исәпләүчеләрнең берсе. 13 октябрьдә Левада үзәге уздырган фикер белешү нәтиҗәре игълан ителде. Былтыр Русия хөкүмәтенә ышаныч белән караучылар 45 процент булса, быел 26 процентка калган.