Уфада язучы Зәйнәп Биишевага һәйкәл ачылды

Your browser doesn’t support HTML5

14 октябрь Уфада Башкортстанның халык язучысы Зәйнәп Биишевага һәйкәл ачылды. Һәйкәл башкаланың Октябрь проспекты урамы башындагы Хезмәтләндерү һәм һөнәрчелек лицее янындагы аллеяга куелды. Чыгыш ясаучылар аның башкорт хатын-кызларыннан тәүге шигырь китабын чыгаручы, тәүге хатын-кыз драматург, шәрык илләрендә хатын-кызлардан трилогия язган бердәнбер әдибә булуын билгеләде.