Сораштыру Казанда Явыз Иванга һәйкәл теләүчеләрнең күп булуын күрсәтте

Your browser doesn’t support HTML5

Азатлык Казан урамнарында "Явыз Иванга Орел шәһәрендә ачылган һәйкәлгә сез нинди мөнәсәбәттә? Бу һәйкәл Казанда куелса, моңа ничек карар идегез?" дигән сораштыру уздырды. Татарстан башкаласында Казан ханлыгын җимерүчегә һәйкәл куюны хуплаучылар шактый булуы ачыкланды.