Дәрвишләр бистәсендә серле ислами бакча табылды

Әлеге бакча шәһәрнең читендә урнашкан, ләкин аңа терәлеп тора диярлек. Тыштан ул артык игътибар җәлеп итми.

Ләкин якынайгач сәер әйберләргә тап буласың. Бакча төрле хуҗалык калдыкларыннан, чүп-чардан җыелган. Шамаилләрдән аның ислам темасына нигезләнгәнен аңларга була.

Керештә ике көзге тора, берсенә "Алла сакласын барыбызны да" дип язылган.

Кергәч менә шундый такта каршы ала.

Диварлар һәм агачлар шамаилләр, Коръән аятъләре өзекләре белән тулган.

Утыра торган җир.

Эчке "юллар" тәрәзә рамнары белән чикләнгән.

Бу исә әлеге бакчаның миһрабы булса кирәк.

Аятьләр.

Бакчаның эчке өлеше дә бар.

Эчке өлеш күренешләре.

Эчтә шактый үзенчәлекле әйберләргә тап булырга була. Мәсәлән, түбәдәге иске монитор.

Агач арасына эләгеп калган арба. Кайчак бу бакча зәвыксыз заманча сәнгать үрнәген хәтерләтә.

Биредә хәтта ике катлы бина бар.

"Боз чоры" мультфильм баннеры, күбәләк рәсемнәре, муниципал чүплек.

Бу җирнең хуҗасы шулай ук Тукайга да мөкиббән.

Бакча белән якынрак танышу өчен аның хуҗасын күреп булмады, ул буш иде. Әлеге җир җәйге рәсми булмаган дини балалар бакчасын хәтерләтә. Бакча тышында атынгыч озатып кала.