Бердәмлек көнендә Уфада биеделәр дә, горурландылар да

Your browser doesn’t support HTML5

4 ноябрь Русиядә Халык бердәмлеге көнендә Уфада үткән чараларда ил белән горурлану, киләчәкнең ышанычлы булуы турында патриотик сүзләр яңгырады. Башкортстанның Русия составында зур үсешкә ирешүе әйтелде. Төп чаралар быел Ленин урамындагы Дәүләт концертлар залы каршындагы мәйданда оештырылды.