Казанда тәре йөреше үтте
Your browser doesn’t support HTML5
4 ноябрь Казан урамнары аша меңнәрчә кеше катнашында Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә тәре йөреше оештырылды. Татарстан православлары башта Благовещен чиркәвендә гыйбадәт кылды. Аннан Казан Кирмәнен уратып Крестовоздвиженский чиркәвенә таба иконалар күтәреп тәре йөреше уздырды.