Мәскәү татарларының "Без бердәм" чарасына чыгуы тәнкыйтькә дә дучар булды

Мәскәү татарлары "Без бердәм" чарасында

Мәскәү татарларының "Без бердәм" чарасына чыгуы социаль челтәрләрдә тәнкыйтькә дә дучар булды.

Кремль күрсәтмәсе белән Мәскәүдә үткән "Без бердәм" дигән чарада 80 меңләп кеше катнашкан. Бу чарада татарлар да аерым бер төркем булып үтте. Кулларында Мәскәү шәһәре татарларының милли-мәдәни мохтарияте дигән язу да бар иде. Социаль челтәрләргә куелган фотога карата: "Урыс арбасында - Татарлар, алга! Артка типсәләр - Тәгәрәп калма!" "Явыз Иван иконасын тотмаганнар, рәхмәт!" диючеләр дә булды.

Мәскәү татарлары "Без бердәм" чарасында

Бу чарада КПРФтан кала парламенттагы бөтен фиркаләр дә катнашты дип белдерелә. 3 октябрь көнне Massovki.ru сайтында "Без бердәм" дип аталган митинг-концертка чакыру куелды. Катнашучыларга "юл чыгымнары"н каплау өчен 400 сум акча да вәгъдә иттеләр.

4 ноябрь Русиядә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итәләр. Левада сораштыруларына күрә, фикер белдерүдә катнашкан халыкның 56 проценты нинди бәйрәм икәнлеген әйтеп бирә алган. Күпчелек исә бу көнне бәйрәм итәргә җыенмавын белдергән.