Казанда "Үзгәреш җиле" җыр фестивале үтә

Your browser doesn’t support HTML5

5-6 ноябрь Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында "Үзгәреш җиле" татар җыр фестивале үтә. Аның ачылышына бу яңа проектның төп әйдаманы Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин килде.