Максим Шевченко Татарстан белән Русия шартнамәсен озайту яклы

Your browser doesn’t support HTML5

Танылган тележурналист, Русия президенты каршындагы ватандашлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары шурасы әгъзасы Максим Шевченко Татарстан белән Мәскәү арасында шартнамә озайтылырга, ә президент атамасы сакланып калырга тиеш дип белдерде. Аның фикеренчә, татар телен саклау мәсьәләсе Татарстан хакимияте карамагында.