Казанда өч ел элек булган очкыч казасы корбаннарын искә алдылар

Your browser doesn’t support HTML5

Казанда 2013 елның 17 ноябрендәге очкыч казасында һәлак булучыларны искә алу чарсы үтте. Һава аланы янында урнаштырылган һәйкәл янына 200ләп кеше җыелды. Алар арасында һәлак булганнарның туганнары белән беррәттән, төрле министрлыкта эшләүчеләр, хакимият вәкилләре дә шактый иде.