Кырымнан Думага сайланган депутатларга Швейцария дә чикләүләр кертте

Аннексияләнгән Кырымнан Русия Думасына сайланган кешеләр Европа берлеге чикләүләрен Швейцария аша уза алмаячак.

Аннексияләнгән Кырымда Русия Дәүләт Думасына сайланган алты депутатка карата Швейцария дә чикләүләр кертте.

Чикләүләр кертелгәннән соң әлеге кешеләр Европа берлеге чикләүләрен Швейцария аша уза алмаячак.

Күптән түгел шушы ук депутатлар Европа Берлегенең һәм АКШның чикләүләр исемлегенә кертелгән иде.