Чаллының Мәләкәс аръягы бистәсендә Габдерәхим Утыз Имәни мәчете ачылды

Утыз Имәни мәчете

Дин йорты ике катлы. Беренче катында хатын-кызлар, икенче катында ирләр өчен, җәмгысе 180 кешелек намаз бүлмәләре бар.

Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт әйтүенчә, әлеге мәчет Чаллыда төзелгән ундүртенче мәчет.

Чаллыдагы иң зур төзелеш ширкәте булган КАМГЭС башлыгының элекке урынбасары, шәһәр шурасы депутаты да булган, хәзер шушы мәчет имамлыгына керешкән Сәлихҗан Гайниев тантанага Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинны да чакырган. Мөфти хәзрәтләре үз чыгышында төзелүче мәчетләргә галимнәр исемнәрен бирүне хуплады, алга таба да татарның дин һәм мәгариф эшлеклеләренең исемнәрен кайтаруны туктатмаска чакырды. Ул Чирмешән төбәгеннән булган галим Габдерәхим Утыз Имәни эшчәнлегенә бик зур бәя бирде.

Мәчет төзелешенә 10 миллион сум чамасы акча тотылган. Эшне Алексей Миронов җитәкчелендәге “ЕвроГрупп” ширкәте бер ел эчендә башкарып чыккан.

Шушы мәчеттән ерак түгел урындагы элмә язуларга караганда, биредә хәзер керәшен чиркәве төзелеше башланачак.